news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның Тарихи мәчете туган якны өйрәнүчеләр һәм үткәннәргә битараф булмаганнарны җыйды

Самараның Тарихи мәчете туган якны өйрәнүчеләр һәм үткәннәргә битараф булмаганнарны җыйды
Фото: «Бердәмлек» газетасы

Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Мортазин укулары үз-үзебезне яхшырак белергә ярдәм итәчәк» дигән язмасы чыкты.

«Башкалар белән бергә яхшы яшәр өчен бергәләп эш итү кирәк». Бүген дә үз актуальлеген югалтмаган бу сүзләрне узган гасырның 20 нче елларында Самара мәчете имамы Мөхәммәтфатыйх Мортазин Кырым газеталарының берсе өчен язган мәкаләсенә керткән булган. Әмма әлеге газета дөнья күрмичә калган.Быел Самараның кредит җәмгыяте әгъзасы, шәһәрдәге рус телле газеталарның штаттан тыш хәбәрчесе, Самараның танылган археолог В.В. Гольмстен җитәкләгән уни¬верситеты каршындагы Археология, тарих, этнография һәм табигать белеме җәмгыяте әгъзасы, Россия империясендә «Икътисад» исемле беренче татар телле икътисадый журналга нигез салучы һәм аның мөхәррире Мөхәммәтфатыйх Мортазинга 150 яшь тулган булыр иде.

Үткән шимбәдә Самараның Тарихи мәчетендә бу вакыйгага багышланган Тарихи-туган якны өйрәнү укулары узды. Әлеге чара, өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте, «Туган тел» татар җәмгыяте, «Болгар мирасы» фонды ярдәмендә, шәһәребезнең татар тарихи туган якны өйрәнү җәмгыяте, Тарихи мәчет советы һәм өлкә мөселманнарының Региональ диния нәзарәте инициативасы буенча оештырылды.

2022 елда Тарихи мәчетне реконструкциядән соң ачу тантанасында өлкәбезнең ул вакыттагы губернаторы Дмитрий Азаров гыйбадәтханәне «Самара җирендә ислам энҗесе» дип атаган иде. Чыннан да, мәчет туган якны өйрәнү форумында катнашучыларны һәм кунакларны искитмәле матурлыгы белән каршы алды. Һәм аның тышкы ягы гына түгел, эчке бизәлеше дә гаҗәеп күркәм.

Әле күптән түгел генә гыйбадәтханәдә матур китапханә булдырылды. Ә Мортазин укулары үткән көнне биредә этнография музее беренче тапкыр үз ишекләрен ачты. Ни өчендер оештыручылар аны тыйнак кына «XX гасыр башында Самара мөселманнары көнкүреше» экспозициясе дип атаганнар.

Татар халкының тарихы, көнкүреше һәм тормышы турында сөйләүче экспонатларның барысын да диярлек музейга Самарада һәм өлкәбезнең татар авылларында яшәүче кешеләр тапшырганнар. Монда борынгы тимер сука (соха) да, сәер формадагы самавырлар да, борынгы тегермәннәр (жернова) һәм агач осталарының инструментлары да, күпсанлы тоткычлар (ухват), чуеннар да бар. Ә чигүле япма ябылган һәм чиккән тышлы мендәрләр тезеп куелган карават күпләргә авылда әбиләре янында узган балачак вакытларын искә төшергәндер.

Бу экспонатлар күп еллар буе җыелып барган, һәм менә бүген алар, ниһаять, музейда лаеклы урын алдылар. Әйтергә кирәк, аны булдыруда һәм бизәүдә мәчет әһелләренә татар иҗтимагый оешмалары активисткалары һәм иганәчеләр булышканнар.Укулар «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонд инициативасы һәм ярдәме белән төшерелгән Идел буе Болгары тарихы турындагы фильмны күрсәтүдән башланды».

news_right_1
news_right_2
news_bot