news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Ширәй авылында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына истәлек билгесе куелды

«Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды Самара өлкәсенең Ширәй авылындагы Попов тавында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган истәлекле билге куйды. «Самара татарлары» сайты шул турыда яза.

Биредә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Ширәйдә туристик кластер төзелеше бара. Идел буе Болгар дәүләте турында тулы белешмә язылган мәгълүмати такталар урнаштыру планлаштырыла. Брусчатка салынган 200 метр сукмак, утыргычлар, чәчәкләр утыртылган урыннар белән 300 квадрат метр мәйданчык булачак. Тарихи комплекс барлыкка киләчәк, һәм аның буенча туристик төркемнәре узачак. Шул рәвешле тарихтан ак таплар бетереләчәк, диелә хәбәрдә.

«Шулай ук Самара өлкәсенең барлык уку йортларында «урта гасыр»да туган як тарихына багышланган олимпиада үткәрергә җыенабыз. Максат - үз туган ягыңны, үз тамырларыңны белү, патриотлык, Ватанга мәхәббәт. Җиңүчеләрне безнең комплекста Татарстан, Самара тарихчылары катнашында хөрмәтләчәкбез. Тәҗрибә уңышлы булса, Татарстан, Ульяновск һәм башка төбәкләргә дә алга этәрәчәкбез», – дип хәбәр итә «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фондының Попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100