Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның «Нур» мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге курслар ачылды
5 июньдә Самараның «Нур» мәдрәсәсендә ислам нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәнү буенча мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге курсларның беренче сменасы ачылды.
Быел ислам дине нигезләре белән танышу һәм бер уңайдан ял итү өчен лагерьга 7-12 яшьлек 80 бала килде. Бу хакта «Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
5-16 июньдә лагерь – малайлар, ә 19-27 июньдә кызлар өчен эшләячәк.
Балаларны җәйге каникуллар һәм беренче лагерь сменасы башлануы белән котлау өчен «Нур» мәдрәсәсенә мөфти Талип хәзрәт Яруллин да килгән иде. Ул курсларның яшь тыңлаучыларына мөмкин кадәр күбрәк файдалы белем алуларын, тырышып укуларын, диннең әхлакый кагыйдәләренә аерым игътибар юнәлтүләрен, яшьтәшләре өчен лаеклы үрнәк булуларын һәм яңа дуслар табуын теләде.
Искәртеп узабыз, Самара өлкәсе төбәк Диния нәзарәте балалар лагерьларын инде 20 елдан артык оештыра. Анда балалар имамнар җитәкчелегендә гарәп әлифбасын өйрәнә, мөселманнарның күп гасырлык тарихы, мәдәният белән таныша. Малайлар һәм кызлар аерым укытыла. Мондый лагерьлар балага ял итү генә түгел, рухи һәм физик форманы яхшырту мөмкинлеген дә бирә.
Быел мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар өчен ислам нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәнү буенча җәйге көндезге курслар Самара Тарихи мәчете каршында да ачылды. Ул 5-23 июньдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз