news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Металлург» мәдәният сараенда Тинчурин театрының «Хыялый» спектакле була

27 октябрьдә Самараның «Металлург» мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары «Хыялый» спектаклен күрсәтәчәк. Тамаша 19 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

Спектакль тамашачыларны көлкеле һәм күңелгә үтеп керерлек үрелешләр белән кызыксындырачак. Әсәр геройлары, алар белән бергә тамашачылар да, хыял дөньясына чумачак һәм үз тормышларын кадерләргә өйрәнәчәк. Иң мөһиме — аны мәхәббәт белән сугару, диелә хәбәрдә.

«Самара татарлары» язганча, бу матур тарих көтелмәгән финал белән тәмамлана һәм ул тамашачыларны битараф калдырмаячак. Хыялланырга өйрәнергә беркайчан да соң түгел, ди авторлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot