news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның Мәчәләй авылында чишмәләрне Кыйблага таба ага торган итеп ясыйлар

Самараның Мәчәләй авылында чишмәләрне Кыйблага таба ага торган итеп ясыйлар
"Бердәмлек" газетасы

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Похвистнево районының Мәчәләй авылыннан Шамил Мамышевның «Мәчәләй чишмәләре Кыйблага таба агалар» дигән язма чыкты.

Похвистнево районының Мә­чәләй авылы янындагы тау астыннан кайчандыр бәреп чыккан чишмә, челтер-челтер итеп, авыл халкын куандырып ала да Кыйблага таба агып китә. Нинди генә саф сулы булса да, һәр чишмәгә ярдәм кирәк.

Безнең авылда бу эшне әлеге чишмә янында урнашкан мәчетнең дин әһелләре үз кулларына ал­­ды­лар. Авылдашларыбыздан да ярдәм сорап, планлашты­рыл­ган эшләребезне җи­ре­нә җит­кереп, матур иттереп чис­тар­тып-яңартып куйдылар. Бу эш­тән беркем дә читтә калмады.

Мәчет рәисе Фәрит Яһудин бу турыда болай сөйләде: «Гает намазыннан соң Зөфәр Субеев, имамыбыз Рамил хәзрәт һәм тагын берничә кеше, бу эштә ярдәм сорап, интернет аша хәбәр бирделәр. Мәхәлләләр рәисләре киңәштеләр дә яр­дәмгә килделәр. Мамышев Ш.А., Таишев С.Х., Рәхмәтуллин Т.С., Хәсәнов А.З. — барысына да бик зур рәхмәт, Аллаһы Тәгалә үзләренә исәнлек-саулык бирсен, озын гомер кичерергә насып итсен!»

Бу чишмәне мәчет әһелләре эшләп чыгарганга күрә, «Мә­чет­ләр чишмәсе» дип атарга булдык. Авылдашларыбыз моңа бик шат. Киләчәктә дә шушын­дый эшләрне бергәләшеп эш­­ләргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде. Шушы чишмә кар­шында кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул, якын ке­шеләребез һәрчак яныбызда бул­сын. Әмин!

news_right_1
news_right_2
news_bot