Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның Мәчәләй авылы халкы Кызыл Йолдыз орденлы Абдулла Аитов белән горурлана

Самараның «Бердәмлек» газетасында Шамил Мамышевның «Яшьләр аңардан үрнәк ала» дигән язмасы чыкты.
Мәчәләй авылы мәктәбе ишегалдында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган герой - капитан Абдулла Аитовка истәлек тактасы куелган.
Яшьләр Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз белән горурланалар. Ул Әфган сугышында вертолетчы буларак катнашкан. Дошманнар вертолетын бәреп төшергәндә Абдулла яраланган. Сугышчыны иптәшләре Ташкент госпиталенә озатканнар, тик, яралары зур булганга, ул вафат булган. Очучыны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләп, авылыбызга кайтарып җирләделәр.
Һәр елны 1 сентябрьдә укытучылар, ата-аналар һәм укучылар мәктәп линейкасында герой авылдашыбызны искә алалар, чын егет булуы белән горурланалар. Ул бит шушы мәктәптә укыган гади авыл кешесе булса да, батыр егет булуы белән күпләрдән аерылып тора. Без аның белән горурланабыз һәм үрнәк алабыз. Аллаһы Тәгалә йөрәкләребезне пакьләндерү өчен тырышлык куюыбызны, Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкә әзер булуыбызны тели һәм укучыларга да бу белемне җиткерү мөмкинлеген бирә.
Без геройларыбызны беркайчан да онытмаячакбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз