news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Карабикол авы­­лында яңа ферма хуҗасы: Нинди яңалык бар, барысы да монда җыелды

Самараның «Бердәмлек» газетасында «Яңа ферма яңа эш урыннары тәкъдим итә» дигән язма чыкты.

«Ка­рабикол» җәмгыяте ком­плек­сында 632 мөгезле эре терлек сыешлы яңа сөт­челек фермасы ачылды. Бу 1264 сөт сыерына исәп­ләнгән масштаблы ин­вестицион проектның бе­рен­че этабы гына. Проект кы­саларында Карабикол авы­­лында 86 эш урыны бар­лык­ка киләчәк.

Яңа ферманың дүрт якты, иркен һәм җылы абзары һәм «елочка» тибында эшләнгән сы­ер саву залы бар.

«Бу проект тармакта нинди яңалык бар, шуларның барысын да үзенә җыйган: тү­бәсе - тәрәзәле, уйлап эшләнгән җилләтү сис­те­масы, биш комплекс­ны бер­ләштергән җылы гале­рея­ләр каралган. Иң мө­һиме – малларга да, хез­мәт­кәр­лә­ребезгә дә уңай һәм җылы», - дип сөйли «Карабикол» җәмгыятен гамәлгә куйган Фоат Гарифов.

Яңа технологияләр мал азыгы рационын төр­лән­де­рергә һәм, нәтиҗәдә, савым­нарны арттырырга мөм­кин­лек бирәчәк.

«Һәр сыердан елына 8,5 мең литр сөт савып алырга планлаштырабыз. Хәер, заманча алымнар кулланып, еллык савымны 10 мең литрга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирә», - дип киләчәк планнары белән уртаклаша предприе зоотехнигы Рә­фыйк Бик­мөхәммәтов.

«Яңа ферма – өлкә хө­кү­мәте тарафыннан хуп­лау алган инвестиция про­ек­тының беренче этабы гы­на. Киләсе елга сөтчелек ком­плексының икенче чираты тормышка ашырыла баш­лаячак», - дип Шенталы районы башлыгы Александр Лемаев.

Бу елның 9 аенда ху­җа­лыкның бөтен кате­го­рия­ләрендә 357,7 мең тонна сөт савып алынган. Бу 2022 ел­гы савымнар белән чагыш­тырганда, 8,7 тоннага күбрәк. Самара өлкәсе авыл ху­җа­лыкларында елдан-ел югарырак казанышларга ирешә бара. Өлкә буенча тулаем алганда, 2022 елда һәр сыердан 7075 кг сөт савып алынган. Бу 2021 ел нәтиҗәләренә караганда, 305 килога артыграк. Киләсе елда савымнар тагын да югарырак булыр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100