news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Камышлы театры Данил Салиховның «Коткарыгыз, каравыл» спектаклен куйды

Самараның Камышлы театр артистлары Яңа Ярмәк авылында Данил Салиховның «Коткарыгыз, каравыл» дигән спектаклен куйды. Камышлы театры 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. «Самара татарлары» сайты шул хакта хәбәр итте.

«Аның тарихы Гражданнар сугышы вакытында ук башланган. Ачлык-ялангачлык чорында да, сугыш вакытында да, сугыштан соңгы авыр елларда да халык театрны ташламаган. Салкын бүлмәләрдә, пыскып янган чыра белән репетицияләр ясап, халык еларлык итеп спектакльләр куйганнар. Театр бит яктылыкка, нурга илтә. Шуңа чын күңелдән ошанганнар», диелә бу хәбәрдә.

Соңгы 22 елда Камышлы театрын Гүзәлия Шакирова җитәкли. 

«Безнең авылга да Камышлы театр артистлары әллә ничә мәртәбә спектакль белән килделәр. Күптән түгел килеп, «Коткарыгыз, каравыл» дигән спектакльне куеп, тамашачыларны чын күңелдән көлдереп, рәхәтләнеп ял иттерделәр. Авыл халкы бердәм булып, клубны тутырып, спектакльне рәхәтләнеп карадылар. Халык рәхәтләнеп ял итте, туйганчы көлде, рәхмәтләр әйтеп таралды. Артистлар рольләрен бик оста уйнадылар, бик тә ошады. Барлык артистларга гаилә бәхете, исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез», дип яза Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия Хәмидуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100