news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның Камышлы авылында «Дуслык» ансамбле хәйрия концерты куйды

Самараның Камышлы авылында Ә.Давыдов исемендәге мәдәният йортында Айсылу Камалетдинова җитәкчелегендәге «Дуслык» фольклор коллективының хәйрия концерты узды. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итә.

Концерт программасына иң яхшы музыкаль номерлар кертелгән иде. Тамашачылар һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды. Концерттан җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырылды.

«Оештыручыларга, артистларга һәм тамашачыларга зур рәхмәт! Без бергә көчле!» - диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot