news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Иске Ярмәк авылына төшүче юл буенда гыйбадәт кылу урыны ачылды

Самараның Иске Ярмәк авылына төшүче юл буенда гыйбадәт кылу урыны ачылды
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевның «Юлда йөрүчеләр гыйбадәт кыла алачак» дигән язмасы чыкты.

Үткән сишәмбедә Камышлы районында М-5 трассасыннан Иске Ярмәк авылына төшүче юл буенда тантаналы рәвештә гыйбадәт кылу өчен каралган махсус комплекс ачылды. Шулай итеп, хәзер биредән машинада узып баручы кешеләр тиешле рәвештә намаз укый алачак.

Монда, юл буендагы кунакханә янәшәсендә, бер үк мәйданда кечкенә генә православие кәшәнәсе (часовня) һәм шундый ук бәләкәй мәчет төзелде. Комплексны ачу тантанасының 12 декабрьгә – Россия Конституциясе көненә туры килүе символик мәгънәгә ия булып тора.

Чараны Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов башлап җибәрде. Ул җыелучыларны Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы һәм илебезнең ике төп конфессиясе вәкилләренең күпгасырлык дуслыгын чагылдырган комплекс ачылу белән котлады.

Көн бик салкын һәм җилле булганга, тантананы янәшәдә урнашкан кунакханә бинасында дәвам итәргә булдылар. Хөрмәтле кунаклар – мөселман һәм христиан руханилары, Камышлы, күрше Похвистнево, Кләүле районнары администрацияләре, «Самара өлкәсенең халыклар берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе идарәсе каршындагы Иҗтимагый советы вәкилләре шулай ук әлеге вакыйганың никадәр әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр. Мондый конфессияара һәм динара берләшмә җәмгыятебезне ныгытуга юнәлтелгән, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген күрсәткән чын ватанпәрвәрлек дәлиле булып тора, дип ассызыкладылар алар.

Чарага мәртәбәле кунак буларак Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да чакырылган иде. Ул халыкка тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм комплексны булдыру тарихы турында сөйләп узды.

Эш шунда ки, Самарага, Тарихи мәчет бинасын реконструкциядән соң ачу тантанасына, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин килгән иде. Бәйрәм тәмамлангач, өлкәбезнең танылган эшкуары Мөдәррис Латыйпов аны кире озата барган. Юлда алар бал сатучылар янына туктаганнар. Сөйләшә торгач, шуларның берсе: «Юлда йөрүчеләр тиешле рәвештә намаз укый алсыннар өчен, трасса буенда кечкенә генә булса да мәчет салынса, нинди яхшы булыр иде!» – дип, күптәнге хыялы белән уртаклашкан. Шунда Мөдәррис әфәнде андыйлар өчен гыйбадәтханә төзергә вәгъдә иткән булган.

Моның өчен берничә мәйданны карап чыкканнар. Әмма аерым бер сәбәпләр аркасында аларның берсе дә туры килмәгән. Шуннан соң юл буендагы кунакханә комплексы хуҗасы, эшмәкәр Рутик Алекянга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булганнар. Ул исә әлеге тәкъдимне хуплап, кунакханәсе янындагы җирнең бер өлешен бушлай бирергә ризалашкан һәм, мәчет янәшәсендә православие гыйбадәтханәсе дә булсын иде, дигән теләк белдергән.

Шулай, бер ел эчендә монда барлык коммуникацияләр үткәрелгән һәм башка күп эшләр башкарылган. Ә Рутик Рәфыйк улы биредә «Мөселманнар һәм христианнар һәрвакыт дус булып яшәгәннәр, һәм, бернигә дә карамастан, бу татулык киләчәктә дә дәвам итәчәк. Барыбыз өчен дә Аллаһы – Бер! Аны төрлечә атыйбыз гына», дип язылган хәтер ташы да урнаштырган.

Талип хәзрәт Яруллин Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк диния нәзарәте исеменнән комплексны булдыруда, аны төзекләндерүдә катнашкан кешеләргә рәхмәтләр белдерде һәм Мөдәррис Латыйпов белән Рутик Алекянга Мактаунамәләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100