news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Иске Ярмәк авылы мәчетләрендә җимеш агачлары утырттылар

Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылы мәчетләрендә төрле җимеш агачлары утырту а өмәләре булды. Агачларны Сызрань шәһәре мөселман яшьләре бүләк иткән. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Җәмигъ һәм яңа ачылган мәчет йортларында-бакчаларында берничә төрле җимеш агачлары утыртылды. Аларны Сызрань шәһәре мөселман яшьләре хәрәкәте, изге Рамазан ае ахырында җыелышып, өлкәбездә генә түгел, хәтта чит төбәкләрдә дә яшәүче мөселманнар өчен мәчет йортларына, бакчаларына үзләре барып, утыртып та йөргәннәр. Без инде аларга бераз эшләрен җиңеләйтү өчен, аларны үзебез - ике мәхәллә халкы белән бергәләп - утыртырга булдык», – дип яза Иске Ярмәк авылы имамы Рамил-Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.

Өмәләрдә катнашкан барлык авылдашларга, җимеш агачлары сатып алып, безгә бүләк иткән Сызрань шәһәре мөселман яшьләренә зур рәхмәт әйтәләр.

«Үзебез сау-сәламәт булып, өлгергән җимешләрен авыз итәргә насыйп булсын иде, дигән теләктә калабыз!» диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100