news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Иске Ярмәк авылы мәчетендә Мәүлид уңаеннан чаралар үткәреләчәк

29 сентябрьдә Иске Ярмәк авылы мәдрәсә бинасында Мәүлид һәм Корбан мәҗлесләре үткәрелә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Сәгать 11дә апалар-ханымнар өчен, өйлә намазыннан соң абзыйлар, ир-атлар өчен мәҗлесләр үткәреләчәк. Ә инде сәгать 15тә балалар өчен дини викторина-бәйге, сабан туе форматында кайбер уеннар уздырылачак. Балаларга бүләкләр тапшырылгач, алар өчен дә мәҗлес булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100