news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Гали авылында «Халкым минем» иҗади фестиваленә гаризалар кабул ителә

11 мартта Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында Үзәк мәдәният йортында «Халкым минем-2023» татар өлкә иҗади фестивале уза. Ул Укытучылар һәм остазлар елына багышланган.

Иҗади фестиваль Гали авылында 2008 елдан башлап ел саен үткәрелә. Анда Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан үзешчән артистлар катнаша. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Халкым минем-2023» фестивале борынгы традицияләрне торгызу, халык татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү максатыннан оештырыла. Ул кешеләргә милли мәдәният белән танышырга, һәм иң мөһиме, традицияләрне аңларга мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.

Фестивальне «Самара өлкәсе Похвистнево муниципаль районы мәдәният идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесе оештыра. Аны Самара өлкәсе Похвистнево муниципаль районы администрациясе, Самара өлкәсе Похвистнево районы «Туган тел» татар мәдәни-агарту җәмгыяте, «Самара өлкәсе Похвистнево муниципаль районы мәдәният идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесе гамәлгә куйган.

Фестивальдә төрле жанрларда чыгыш ясаучы үзешчән иҗат коллективлары, солистлар, авторлар һәм башкаручылар, декоратив-гамәли иҗат осталары катнаша.

Гаризалар 2023 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100