news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның Гали авылы укучылары Оренбургта татар мәдәнияте фестивалендә катнашты

27 октябрьдә Самара өлкәсенең Гали авылы мәктәбе укучылары Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында «Алтын көз» төбәкара татар мәдәнияте фестивалендә катнашты. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

I сыйныф укучысы Аиша Юнысова сәнгатьле укучылар бәйгесендә икенче урынны яулады. Аңа диплом һәм 2000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Калган барлык катнашучылар да дипломнар һәм бүләкләргә лаек булды.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Мөхәммәтнур кызына әлеге сәфәрне оештырганы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Аның ярдәмендә без милли фестиваль һәм бәйрәмнәрдә катнашабыз», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot