news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның Гали авылы мәдрәсәсендә Туган тел көненә багышланган чаралар була

4 февральдә Самараның Гали авылы мәдрәсәсендә Туган тел көненә багышлап балалар арасында бәйгеләр узачак. Башлана 10 сәгатьтә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Программада шигырь укучылар бәйгесе; азан әйтү; Коръән уку; иҗади конкурс. Шулай ук, дини рәсемнәр, шамаилләр, гореф-гадәтләргә, гаиләгә багышланган рәсемнәр, кул эшләре бәйгеләре үткәрелә.

Шул хәерле эштә катнашырга өндибе, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot