news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Динамо» чаңгы базасында КОРБАН FEST гаилә бәйрәме була

15 июньдә Самара шәһәренең «Динамо» чаңгы базасында КОРБАН FEST гаилә бәйрәме була. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Чараны Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте оештыра. Башлана 10.00 сәгатьтә.

Программада күңелле спорт уеннары, мавыктыргыч викторина, мастер-класслар каралган. Балалар өчен батутлар да булачак, шулай ук тәмле пылаудан авыз итәргә мөмкин.

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot