news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Болгар мирасы» мәчете 15 еллык юбилеен билгеләп узды

Самараның «Болгар мирасы» мәчете 15 еллык юбилеен билгеләп узды
Фото: Самара шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе

Самара шәһәренең тарихи һәм мәдәни үзәкләренең берсе булган «Болгар мирасы» мәчете ачылуга 15 ел тулды. Бу уңайдан шәһәрдә тантаналы чара узды, дип хәбәр итә Самара татарлары милли-мәдәни автономиясе.

Бәйрәм күпсанлы дин кардәшләребезне, Самара өлкәсе һәм шәһәр җитәкчелеге вәкилләрен, дини һәм җәмәгать эшлеклеләрен, шулай ук күрше төбәкләрдән килгән кунакларны бергә җыйган. 15 ел эшләү дәверендә «Болгар мирасы» мәчете дини гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә төбәктә татар милли традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклау, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү үзәге буларак та зур абруй казанган.

Тантаналы чара кысаларында мәчетнең ислам дине нигезләрен өйрәтү, татар телен саклау юнәлешендә алып барылган күпъеллык нәтиҗәле эше, мәчет каршындагы мохтаҗларга ярдәм итү проектлары билгеләп үтелгән. Мәчетнең үсешенә, Самара төбәгендә милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән дин әһелләре һәм актив җәмәгатьчелек вәкилләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot