news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Берләшү» үзәге җитәкчесе: Гаилә кыйммәтләрен, мәдәниятебезне саклау – уртак эш

Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевнең «Иң мөһиме — гаилә» дигән язмасы чыкты.

19 сентябрьдә Самараның универсаль фәнни китапханәсендә традицион гаилә кыйммәтләре темасына багышланган «Гаилә – бердәмләшү ноктасы» этноконфессиональ фәнни-практик конференция уздырылачак.

Әлеге бердәмләшү чарасын уздыру турында сүз инде күптән бара, чөнки бөтен милләтләр һәм диннәр өчен дә гаилә төшенчәсе бер булырга тиеш. Бу башлангычны рус православ чиркәвенең Самара Епархиясе, Региональ диния нәзарәте һәм Яһүд общинасы хуплавы очраклы хәл түгел. Конференцияне ачу тантанасында мөфти Талип хәзрәт Яруллин, баш раввин Раф Гольденгерш Александр, протоиерей Дмитрий Лескин катнашачаклар.

- Башта бу чараны оештыручылар Гаилә форумы дип аталган күләмле чара үткәрергә теләгәннәр иде. Ләкин, эшлекле очрашулар барышында, үсеш һәм хезмәттәшлек планы кору өчен, бу эшне конференция уздырудан башларга кирәк дигән фикергә килдек, — ди «Берләшү» гаиләгә ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Дилфүзә Асанова.

Конференциядә фәнни берләшмәләр, иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре катнашырга теләк белдергән. Кунакларны һәм тамашачыларны тарих фәннәре докторы Петр Кабытов, татар тарихчылары Советы рәисе Шамил Галимов, Мәдәният институты доценты Тамара Ведерникова поликультурализм үсеше чыганаклары белән таныштырачаклар.

Конференция программасында гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында фикер алышу планлаштырылган. Бу тема буенча ЗАГС һәм Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен саклау буенча иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм хокук саклау органнары да үз карашларын яңгыратачаклар.

– Гаилә кыйммәтләрен, мәдәниятебезне саклау – безнең уртак эшебез, — ди Дилфүзә Асанова. – Бүгенге чор кысаларында безгә Россия дип аталган дәүләтебез бөтенлеген саклап калу өчен берләшергә, битарафлык, ксенофобия, расизм, антисемитизм, этник дискриминация төенен чишәргә тиешбез. Милләтләр арасында аралашу, бер фикердә булу бу чарадан соң тагын да ныгысын иде. Без диалог алып бару өчен шушы мәйданны булдырдык һәм конференциядән соң да анда аралаша алачакбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100