news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Бердәмлек» газетасы: Яшәсен, «Халкым минем»

Самараның «Бердәмлек» газетасы: Яшәсен, «Халкым минем»
Фото: samtatnews.ru

Самараның «Бердәмлек» газетасында Рагидя Бадыкованың «Яшәсен, «Халкым минем» дигән язмасы басылып чыкты. Анда әлеге исемдәге фестиваль турында сүз бара. Әлеге язманы «Самар татарлары» сайты бастырып чыгарган.

«Халкым минем! Бу гади сүзләр генә түгел, ә күңелнең иң тирән кылларын тибрәндерүче, җанга үтеп кереп, гореф-гадәтләребезнең, милли рухыбызның көчен тоемлатучы гыйбарә. Аеруча иҗат кешесе, сәнгать остасы әлеге сүзләрнең асылын, монда тупланган хисләрне тирән күрә, тоя һәм аңлый. Похвистнево районының Гали авылында ел саен үткәрелеп килүче «Халкым минем» фестивале – менә шушы хис-тойгыларның чынбарлыкка әверелгән чагы. Ул — сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм милли рухны берләштерүче күркәм күренеш.

Әлеге фестивальгә нигез салган, милләтебезнең күренекле улларының берсе булган Расих Латыйповның вафатына инде 9 ел тулган. Ләкин аның хезмәт җимеше, бүген дә яшәп, яшь буыннарда милли үзаңны үстерергә, аларны милли сәнгатькә, мәдәнияткә җәлеп итәргә булыша. Шушындый фидакарь, киң күңелле, «халкым» дип җан атып гомер иткән шәхесләр генә, инде арабызда булмасалар да, үз эшләрен дәвам иттерә алалар. Әлбәттә инде, шул очракта ки, әгәр дә аларның рухи мирасының гомерен озайтучылар табылса. Аллаһыга шөкер, Гали авылында нәкъ шундый кешеләр яши, һәм алар Расих Латыйповның хезмәтен лаеклы дәвам итәләр. Һәм «Халкым минем» фестивале – моның бер күрсәткече.

Менә быел да 16 майда без, Денис авылының «Чулпан» татар халык фольклор ансамбле, бу әһәмиятле чарада катнашу бәхетенә ирештек.

Фестивальне мөхтәрәм хәзрәт дога белән башлап җибәрде. Аннары сүз Расих ага Латыйповның хатынына бирелде. Ул фестивальнең халкыбызга никадәр кирәкле булуына басым ясады. Тирән кичерешләрдән күз яшьләрен тыя алмыйча, иренең хезмәт җимеше турында горурланып сөйләгән бу ханымның чыгышы йөрәкләргә үтеп керде.

Тамашачыларны шулай ук район һәм авыл башлыклары сәламләделәр. Жюри әгъзалары: атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Гусарова, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, мәдәният идарәсе җитәкчесе Наталья Ширшова, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова да үз фикерләрен җиткергәннән соң, Гали, Яңа Мансур, Мәчәләй, Балыклы һәм Денис авылларыннан биш коллектив 20шәр минутлык чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Гали авылы — «Сабан туе бәйрәменә сөлге җыю», Яңа Мансур -»Кыз бирү» күренешләрен, Мәчәләй — районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, Денис артистлары җыр-биюләр аша халкыбызның уеннарын бик оста итеп күрсәттеләр. Балыклылылар матур җырлар башкардылар. Әйтергә кирәк, бөтен коллективлар да яхшы әзерләнгәннәр иде. Гали авылы – беренче, Яңа Мансур һәм Денис артистлары – икенче, Мәчәләй һәм Балыклы өченче урыннарга лаек булдылар».

news_right_1
news_right_2
news_bot