news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Бердәмлек» газетасы: Мөселман хатын-кызларыбыз өчен уңайлы мохит җитми

Самараның «Бердәмлек» газетасы: Мөселман хатын-кызларыбыз өчен уңайлы мохит җитми
Фото: «Бердәмлек» газетасының Вкконтакте социаль челтәрендәге битеннән

Самарада чыгучы «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Мөселман хатын-кызларыбыз өчен уңайлы мохит җитми» дигән язмасы чыкты.

«20 - 27 июльдә тарихи Болгар шәһәрендә ХХ Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узды. Юбилей чарасына Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә 130 катнашучы җыелды. Анда Самарада узган елда гына барлыкка килгән «Апа-сеңелләр арасында» («В кругу сестер») җәмгыяте вәкилләре дә катнаштылар һәм грант оттылар.

Шул уңайдан без проектка нигез салучы Илнара Касыймова һәм Алия Гәрәева белән очрашып, алар белән әңгәмә кордык.

- Мөслимәләр өчен махсус җәмгыять оештыру идеясе миндә моннан берничә ел элек очраклы рәвештә, Мәскәүдә бер тематик чарада катнашканнан соң туды, - дип сөйли Илнара Касыймова. - Чөнки Самарада шәһәребезнең мөселман хатын-кызлары өчен очрашып аралашу, танышу, күңел ачу һәм вакытны файдалы итеп уздыруга юнәлтелгән бернинди дә мөмкинлек юк иде.

Бер ел эчендә Линара белән Алия төрле урыннарда лекцияләр, осталык дәресләре, пикниклар форматында бик матур алты чара уздырганнар. Линара сүзләренчә, беренче эксперименталь очрашудан соң мондый форматка ихтыяҗ зур булуы аңлашылган, һәм ул җиң сызганып эшкә керешкән. Менә шул вакытта аңа Алия ярдәм итә башлаган.

- Самара мөселман хатын-кызларының ялы айга бер тапкыр булса да, кызыклы үтсен өчен очрашуларны төрле форматларда уздыруга зур игътибар бирәбез. Аеруча җәен мөмкинлекләр күп. Мәсәлән, атка атланып йөрү, шәһәр читендә пикник уздыру, велосипедларда сәяхәт итү кебек идеяләребез бар, - дип уртаклашалар планнары белән кызлар. - Программаны икәүләп төзибез, идеяләрне төрле чыганаклардан алабыз, һәрвакыт төрлелек кертергә тырышып, үзебез дә уйлап чыгарабыз.

Очрашулар башлыча дини гыйлем нигезләренә, визуаль эстетикага, кызларның үзара танышуына, гыйбадәт кылуда ихласлык уятуга багышланалар. Һәм татар халкының матур гадәте буенча һәрвакытта да чәй өстәле янында тәм-томнардан сыйлану белән тәмамланалар».

news_right_1
news_right_2
news_bot