Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның «Бердәмлек» газетасы: Мәчәләй авылында өлкәннәргә һәр яктан хөрмәт күрсәтелә
Самараның «Бердәмлек» газетасында Сәгыйдә Субееваның «Олыларга курорт монда» дигән язмасы басылып чыккан.
«Похвистнево районының Мәчәләй авылы бик матур урында урнашкан. Курорт дип атасаң да була. Кешеләре генә менә картаеп бара. Шулай да авыл картларын «привилегированныйлар» дип әйтеп була. Аларга төрле яктан хөрмәт. Берсе дә игътибарсыз калмый.
Авылда 9 социаль хезмәткәр эшли. Бер хезмәткәр 16 – 17 кешегә хезмәт күрсәтә. Урамга чыксаң, бер өйдән икенче өйгә кереп йөрүче шул тынгысыз җаннарны очратасың. Кибеткә керсәң дә - алар чиратта тора. Хәзер без үзебез дә аларга юл куябыз. Чөнки алар берничә пакет ашамлык, көндәлек тормышта кирәк булган әйберләр алсалар да, ничектер тиз-тиз түләп, йөгерә-йөгерә чыгып китәләр.
Шул ук вакытта кибеттә җыелган халык белән исәнләшеп, хәлләребезне белешергә дә өлгерәләр. Берсен мактап, берсен калдырып та булмый, барысы да эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Алар – авылыбызның тоткасы. Концертларда, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Араларында җырчылар, биючеләр, Коръән укучылары да бар. Бөтен нәрсәгә дә өлгерәләр, афәрин!
Менә Әлфия Сапукованы гына алыйк. Үз йортында да орчык кебек бөтерелә торган кеше шундый ук эшкә дә алынган. Ул элек фермада лаборантка булып эшли иде, соңрак мәктәп ашханәсендә савыт-саба юды. Авылыбызның иң уңган егетенә кияүгә чыгып, балалар үстерделәр. Чиләгенә капкачы ничек туры килә диген, менә инде өч оныклары да үсеп җиткән.
53 яшьлек Әлфиянең хезмәт стажы 31 ел. Димәк, бер көн дә эшсез тормаган. Аңа үз яшен кем дә бирми – елмаючан, ачык күңелле кеше ул.
Әлфия кош кебек оча, күз тимәсен. Өстәвенә, скутер да алып биргәннәр үзенә. Бер карыйсың - ул монда, икенче каравыңда ул инде авылның теге очыннан килеп чыга. Әбиләр үзен мактап бетерә алмыйлар, Ходаем, бездән алмасыннар гына инде Әлфияне, Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен, дип теләп торалар. Ул ипләп сөйләшә дә белә, бөтен эшне дә җиренә җиткереп эшли.
Шундый кешеләр булганга безнең картлар иң яхшы шартларда яшиләр. Һәр өйдә шәһәр уңайлыклары, ә һавасы! Иң мөһиме, Әлфия шикелле олы җанлы, кешелекле шәхесләр карамагында алар.
Дөрес, картларның да төрлесе була. Күбесе инвалидлар. Кайсына ашарга да пешерергә туры килә. Ярый әле үзләре ашый алалар. Бу эш бик зур җаваплылык һәм чыдамлылык таләп итә. Олыларны ачуланырга да, сүз әйтергә дә ярамый, гаеп сүз ишетсәң, үз эчеңә йотарга туры килә. Олы яшьтәге авыру кешеләрне аңларга, ә кайберләре белән психолог та була белергә кирәк.
Ходай ярдәм бирсен иде барысына да».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз