news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара көрәшчесе Идрис Сапуков Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңде

25-28 мартта Ульяновскида 16 яшькә кадәрге үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узган.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, ярышларда 13 төбәктән 387 көрәшче бил алышкан. Бәйгедә Самара шәһәренең «Батыр» спорт клубында шөгыльләнүче Идрис Сапуков алтын медаль яулаган.

Идел буе федераль округы нәтиҗәләре буенча ул Россия беренчелегендә катнашачак, әлеге ярышлар 20-24 майда Уфада уза.

«Батыр» спорт клубы Идрис Сапуковны уңышлы чыгышы белән котлый. Яшь спортчыны «Яктылык» мәктәбенең физкультура укытучысы, тренер Руслан Йосыпов әзерләгән. диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot