news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Батыр» көрәш клубы вәкиле Бөтенроссия ярышларында көмеш медаль алды

Самара шәһәренең «Батыр» көрәш спорт клубы укучысы грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясап, көмеш медаль яулаган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Батыр» спорт клубы призер Хөрмәтуллин Раилне котлый. Лаеклы көрәште, шул исәптән, хөкемдарлар белән дә, омтылырлык нәрсәләр бар. Дөрес нәтиҗә ясыйбыз һәм бары тик «Алга». Теләктәшлек һәм финанс ярдәме өчен Жданов Вадим Анатольевич һәм Томей Игорь Петровичка зур рәхмәт белдерәбез», — диелә хәбәрдә.

7-10 сентябрь көннәрендә Владимир шәһәрендә грек-рим көрәше буенча егетләр арасында Бөтенроссия ярышлары узган. Бәйге Европа беренчелегенең көмеш призеры Д.Тимофеев истәлегенә оештырылган. Ярышларда Россия Федерациясенең 37 төбәгеннән 383 спортчы катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100