Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның «Батыр» көрәш клубы укучысы Камил Әхмәтвәлиев Якутиядә алтын медаль яулады
16-20 майда Якутск шәһәрендә студентлар арасында спорт көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узган. Саха (Якутия) Республикасының беренче президенты Михаил Николаев истәлегенә багышланган спорт ярышларында алтын медальне Самара шәһәренең «Батыр» спорт клубы укучысы Камил Әхмәтвәлиев яулаган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.
«Батыр» спорт клубы спортчы Камил Әхмәтвәлиевны Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясавы белән котлый. Теләктәшлек һәм финанс ярдәме күрсәтүе өчен Гагик Асланян һәм Вадим Ждановка зур рәхмәт белдерәбез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз