Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның Җәмигъ мәчетендәге хәләл кибет яңа бинага күченде
Самара шәһәренең «Болгар» кибете Җәмигь мәчет территориясеннән Дыбенко урамына күченде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Дыбенко урамындагы яңа бинада бай продукция тәкъдим ителгән «Болгар-хәләл» кибете ачылды», - диелә хәбәрдә.
Кибет киштәләрендә «хәләл» стандарты буенча әзерләнгән колбаса һәм ит продукциясе, ярымфабрикатлар, төрек һәм гарәп пәхләвәсе, хәлвә, хөрмә һ.б. тәм-томнар урын алган. Моннан тыш, кымыз, «Чабан» сөт продукциясе, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Швейцария һәм Франциядә җитештерелгән хушбуйлар тәкъдим ителгән, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз