news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара Җәмигъ мәчетендә «Мортазин укулары» конференциясе узачак

Самара Җәмигъ мәчетендә «Мортазин укулары» конференциясе узачак
Фото: «Самара татарлары» газетасы

Самара Җәмигъ мәчетендә «Мортазин укулары»на әзерлек эшләре буенча оештыру комитетының беренче утырышы узган. Конференция быел октябрьдә үтәчәк. Бу хакта «Самара татарлары» газетасы хәбәр итте.

«Мортазин укулары» – Самараның Тарихи мәчете имамы Мөхәммәт-Фатих хәзрәт Мортазин истәлегенә оештырыла торган дини-агарту һәм фәнни-гамәли конференция. Беренче тапкыр алар узган елда Тарихи мәчеттә журналист, төбәкнең татар тарихи-туган якны өйрәнү җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов инициативасы белән үткәрелгән. Конференция кысаларында дини докладлар тыңлау, белем бирү лекцияләре һәм тематик күргәзмәләр оештырылган.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашындагы җыелышта чараны уздыру вакыты һәм урыны, аның программасы турында фикер алыштылар. Шулай ук чараның программасын формалаштыру эше башланды, диелә хәбәрдә.

Укулар барышында Мөхәммәт-Фатих Мортазин турындагы фильмның (бүгенге көндә төшерелә) презентациясе узачак, татар Идел буе тарихы, Самара Җәясендәге болгар археологик һәйкәлләре, туган якны өйрәнүдә авыл музейларының роле, 1941-1942 елларда Куйбышев оборона чиге төзелеше, Оренбург һәм Чкалов урамнары чатындагы мәчет турында докладлар ясалачак.

«Мортазин укулары»нда, үткән елдагыча, татар зыялылары, Самараның фәнни җәмгыяте вәкилләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, студентлар катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot