news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе «Каз өмәсе» бәйрәмен театральләштереп күрсәтте

Алар «Самар өлкәсендә яшәүче халыкларның көзге традицион бәйрәмнәре» дигән өлкә семинарында катнашкан.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Самараның «Яктылык» мәктәбе каршындагы «Мирас» этнография музее активы «Самар өлкәсендә яшәүче халыкларның көзге традицион бәйрәмнәре» дигән өлкә семинарында «Каз өмәсе» хезмәт бәйрәмен театральләштерү» программасы белән катнашты.

«Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, 29 октябрьдә өлкәнең Яшьләрне социальләштерү үзәге һәм Самара шәһәренең «Поиск» мәктәптән тыш эшләр үзәге «Самар өлкәсендә яшәүче халыкларның көзге традицион бәйрәмнәре» дигән өлкә семинары үткәрде.

Чарада катнашу өчен укучылар, педагоглар, милли якшәмбе мәктәпләре һәм этноберләшмәләр җитәкчеләре, белем бирү берләшмәләре һәм мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары җитәкчеләре чакырылган.

«Яктылык» мәктәбе балалары үз халкының мәдәниятен бик теләп өйрәнәләр. Халыклар мәдәниятенә дә зур кызыксыну һәм хөрмәт белән карыйлар. «Без шулай дус булырга өйрәнәбез, ә дуслыкта — көч!», — диләр алар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100