news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» мәктәбендә хәзрәт белән дәресләр оештыралар

Укучыларга өчен ислам мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге тудырганнар.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Декабрь уртасында Самара шәһәренең «Яктылык» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә мәктәп директоры Радик Газизов тәкъдиме белән хәзрәтләр катнашында дәресләр үткәрү тәҗрибәсе кертелгән.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, шуның нәтиҗәсендә укучыларда сораулар бирү һәм ислам мәдәнияте белән якыннанрак танышу өчен бик яхшы мөмкинлек барлыкка килгән. Мондый очрашулар билгеле бер көннәрдә үткәреләчәк һәм аларда төрле темалар кузгатылачак.

«Вакыт табып, укучыларны файдалы мәгълүмат белән таныштырганнары өчен Самара шәһәренең барлык хәзрәтләре һәм имамнарына зур рәхмәтебезне белдерәбез», — диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot