Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның «Яктылык» мәктәбен тәмамлаучыларны олайн-очрашуга чакыралар
Мәктәпне тәмамлаучылар очрашуда катнашу өчен видеокотлау яздыра, фото төшерә, шигырь яки җыр башкара ала.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Самараның «Яктылык» мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуы онлайн» дигән проектны гамәлгә ашыра башлый.
«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, юбилей елларында мәктәпне тәмамлаган теләгән һәркемне әлеге проектта катнашырга чакыралар.
Аларга проектта катнашу өчен үзләренә ошаган форманы сайларга тәкъдим ителә:
- мәктәп елларында төшерелгән фотолардан коллаж ясау яки видео монтажлау;
- яраткан укытучылар һәм сыйныфташларга видеокотлау яздыру;
- «Могҗизалы мәктәп еллары» дигән темага шигырь сөйләү яки җыр башкару.
«Әлеге исемлек тәкъдим характерында, проектта катнашуның башка формасын да сайларга мөмкин. Үзеңне билгеле бер кысалар белән чикләмәскә, фантазиягә ирек бирергә кирәк. Барлык инициативалар да хуплана», — ди оештыручылар.
Бөтен эшләр дә 6 февральдә мәктәп аккаунтында чыгачак. Сораулар яки тәкъдимнәр булса, Алия Суринага (@aliya.surina.m) мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз