news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» мәктәбе этномәдәни белем бирү буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы оештырды.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Самара шәһәр округының «Яктылык» мәктәбе этномәдәни белем бирү буенча Бөтенроссия конкурсында җиңде. Алар тәкъдим иткән видеоролик төрле мәдәни мегаполис шартларында этномәдәни мәктәпнең эшенә багышланган.

15 декабрьдә гомуми белем бирү оешмалары арасында этномәдәни белем бирү эшен иң яхшы оештыру буенча Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы гамәлгә куйды, операторы «Россия халыкларының туган телләре федераль институты» оешмасы булды. Ул беренче тапкыр үткәрелде.

Самара шәһәр округының «Аерым предметларны тирәнтен өйрәтә торган «Яктылык» мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Төрле мәдәни мегаполис шартларында этномәдәни мәктәп» социаль видеоролигын иң яхшы төшерүче булып танылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot