Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның Яңа Ярмәк авылы балалар бакчасында "Сөмбелә"не бәйрәм иттеләр
Балаларга кәнфит һәм алма өләшкәннәр.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Самараның Яңа Ярмәк авылы балалар бакчасында "Сөмбелә"не бәйрәм иттеләр. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.
"Балаларны ике төркемгә бүлеп, көзге эстафетаны башлап җибәрдек. Бәйгеләр төрле иде: яфраклар да, алма уңышы да җыйдык, рәсем дә ясадык, кабак тәгәрәтеп тә карадык, табышмакларга җавапны да биз тик таптык", дип сөйләде Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Алия Хәмидуллина .
Бәйгеләр азагында балаларга күчтәнәчкә алып килгән кәнфитләрне, алмаларны өләштеләр. "Тагын безгә кунакка килегез", — дип озатып калды алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз