news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның Яңа Мансур авылы халкы Ленинград камалышында булган якташларын искә алды

Алар Җиңү паркына җыелды.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көнендә Самара өлкәсе Яңа Мансур авыл җирлеге хакимияте, мәдәният, мәктәп хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге депутатлары блокадачы якташларын искә алды.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, алар өлкәнең Похвистнево районы Яңа Мансур авылының Җиңү паркында якташлары истәлегенә чәчәкләр куйды һәм якташларын бер минут тынлык белән искә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot