news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Туган тел» татар оешмасына директор һәм президент сайлаячаклар

Хисап-сайлау җыелышында оешманың финанс эшчәнлегенә исәп-хсап ясалчак, яңа әгъзалар расланачак.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә 11:00 сәгатьтә Самараның «Халыклар дуслыгы йортында» «Туган тел» татар оешмасының хисап-сайлау җыелышында яңа җитәкчелек сайланачак.

Самара татарлары сайты хәбәр иткәнчә, җыелышта оешманың финанс эшчәнлегенә исәп-хисап тотачаклар, «Туган тел» оешмасына директор һәм президент сайлаячаклар, оешмадан чыгып киткән әгъзалар урынына яңаларын раслаячаклар.

Җыеылышта кереш сүз белән «Туган тел» оешмасының хәзерге җитәкчесе И.Г. Шәкүров чыгыш ясый, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot