news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Татьянка елгасында ЯК-52 очкычы баткан

ДОСААФның ЯК-52 һава судносы парадтан кайта торган булган.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ЯК-52 очкычы Самарада Татьянка елгасына төшкән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе.

Кабинада ике пилот булган. Очкычның экипажы зыян күрмәгән, аларны Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре коткарган. Беренчел мәгълүматлар буенча, авиаһәлакәтнең сәбәбе – двигатель белән бәйле техник проблемалар. Һава судносы Татьянка елгасында баткан.

ДОСААФның ЯК-52 һава судносы парадтан кайта торган булган. Парад 7 ноябрьдә Самарада Бөек Ватан сугышы елларында биредә узган хәрби парадның 75 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100