news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның татар хатын-кызлары үз төбәгенә хас калфак моделенә бәйге игълан итте

Самараның "Ак калфак" оешмасы Казанга V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына яңа калфаклардан килергә әзерләнә.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Самара өлкәсе татарларының “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы канаты астына эшләүче “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары 4 мартта өлкә конференциясенә җыела. Татар хатын-кызлары башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, бу елга планнарны билгеләргә ниятли. Шулай ук фикер алышуга күрше төбәкләрнең “Ак калфак” оешмалары вәкилләрен дә чакыралар, Казаннан, Ульяновскидан кунаклар көтәләр. Бу көнгә милли кул эшләре күргәзмәсе әзерлиләр.

Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы 2013 елда ачылган иде. Аны эшмәкәр ханым Разия Әюпова җитәкли. Үткән елда өлкәнең Гали, Мәчәләй, Иске Җүрәй авылларында һәм Сызрань шәһәрендә дә “Ак калфак” бүлекчәләре ачылган.

Мәгълүм булганча, 13-15 апрельдә Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының бишенче форумы үтәчәк. Бүгенге көндә Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдәгеләрне дә исәпләгәндә, “Ак калфак”ның 465тән күбрәк бүлекчәсе исәпләнә.



“Без Казанга барачак делегация өчен үз калфак моделен тегәргә ниятлибез, – ди Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы директоры Гөлфия Кәримова. – Моның өчен без Самара татарларына хас үрнәктә калфак моделенә бәйге игълан иттек. Мәсәлән, үзенең бәйләнгән шәлләре белән дан тоткан Оренбург хатын-кызлары калфакларын шәл белән бизәгән. Безнең дә башкалардан аерылып торырлык үз калфагыбыз булачак”.

Самараның “Ак калфак” оешмасында милли кул эшләрен торгызу юнәлеше өчен җаваплы, тегүче ханым Гөлнара Насыйрова апрельгә кадәр Самара төбәгенең үзенчәлеген чагылдырган калфак тегәчәкләренә ышандыра. “Безнең хатын-кызлар калфак тегү-чигү дәресләренә бик яратып йөри, ерак ара дип тормыйлар, бөтен өлкәдән калфак тегәргә өйрәнергә җыелалар”, – ди Гөлнара Насыйрова. Аның шәхси ательесындагы бүлмә инде бөтен теләгән кешене сыйдыра алмый башлаган. "Калфак чигү үзенчәлекләренә төшенгәч, ханымнар үз авылларындагы хатын-кызларны, мәктәпләрдә укучыларны да өйрәтәләр. Милли бизәкле кием-салымга кызыксыну арта бара. Бу башка төбәкләрдә дә күзәтелә: өйрәтүче, этәргеч бирүче генә булсын", – ди тегүче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100