Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның тарихи мәчетендә өмә узды
Өмәгә килүчеләр мәчетнең ишегалдын һәм әйләнә-тирәсен кардан чистартты.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 22 гыйнварда, Самара шәһәренең тарихи мәчетендә мөселманнар өмәгә җыелды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты яза.
Өмәгә килүчеләр мәчетнең ишегалдын һәм әйләнә-тирәсен кардан чистартты.
Мәчетне төзекләндерү эшләренә акча җыю дәвам итә. Игелек эшләргә ашыгыгыз! Мәчеткә реконструкция ясау бик чыгымлы эш. Ул инде 2007нче елдан бирле бара.
Һәркем көченнән килгәнчә мәчет төзелешенә үз өлешен кертә ала. Мәчетне бергәләп төзекләндерик, тарихны киләчәк буыннар өчен саклыйк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз