news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның “Нур” мәдрәсәсе балаларны ислам нигезләренә өйрәнергә чакыра

Мәдрәсә 7дән алып 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары өчен көндезге бүлек оештыра.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Самараның “Нур” мәдрәсәсе балаларны ислам нигезләренә өйрәнергә чакыра. Бу хакта "Самара татарлары" сайты хәбәр итә.

Мәдрәсә 7дән алып 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары өчен көндезге бүлек оештыра. Анда балалар Ислам нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәнәчәк.

Курслар быел 4 июньнән башлана.

Балаларны кабул итү өчен әти-әниләрнең берсе мәдрәсәгә килеп гариза язарга тиеш. Үзләре белән баланың туу турындагы таныклык күчерелмәсен алып килү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot