Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның Җәмигъ мәчете йортында «Болгар» хәләл кибете эшли
Биредә хәләл ит һәм колбасалар, күптөрле ярымфабрикатлар, сөт һәм сөт эшләнмәләре, милли камыр ризыклары, төрледән-төрле чикләвекләр һәм тәмләткечләр саталар.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Самараның Җәмигъ мәчете йортында урнашкан «Итле-сөтле» хәләл ризыклар кибете исеме «Болгар» дип үзгәртелде, тышкы һәм эчке ягы матурланды. Бу кибет хуҗасы Наил Батровның бизнес буенча яңа партнеры барлыкка килүе белән аңлатыла. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.
«Самараның татар милли хәрәкәте активисты, эшмәкәр Эмир Марадуллин хәләл кибетебезгә яңа сулыш өрергә тәкъдим иткәч, мин бик теләп ризалаштым. Һәм моңа бер генә дә үкенмим. Кыска вакыт эчендә кибетебез танымаслык булып үзгәрде. Бу безгә яңа сатып алучылар җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ышанам. Ассортиментыбызның киңәюе дә халык күңеленә, һичшиксез, хуш киләчәк», — дип шатлыгы белән уртаклаша Наил.
«Сәүдә тармагында шактый тәҗрибә туплаган кеше буларак, бу эштә бар да мөһим булуын аңлыйм. Улларым Айдар белән Айрат: „Кибетнең тышкы ягы да, эчке бизәлеше дә матур булып, халыкны әллә кайдан җәлеп итеп торырга тиеш“, — дигәч, аларның сүзләренә дә колак салдым», — дип сөйли Эмир.
Көнчыгыш стилендә бизәлгән «Болгар» кибетенең ассортименты да киң. Суыткычларда хәләл ит һәм колбасалар, күптөрле ярымфабрикатлар, сөт һәм сөт эшләнмәләре тезелгән. Ә киштәләрдә — милли камыр ризыклары, төрледән-төрле чикләвекләр һәм тәмләткечләр. Каз, үрдәк һәм тавыкларны Марадуллиннар шәхси хуҗалыкларында үзләре үрчетә икән. Шуңа сатуга куелган хәләл кош ите дә, йомырка да — үзләренеке.
«Гомумән, арзан бәя артыннан кумыйбыз, сатып алучыларыбызга бары тик сыйфатлы ризыклар гына тәкъдим итәбез. Әлбәттә, җирле җитештерүчеләр продукциясенә өстенлек бирелә. Ә менә дини китапларны, милли атрибутиканы Казаннан алып кайтып сатабыз. Яшьләр арасында аеруча ислемайга, заманча итеп тегелгән милли киемнәргә ихтыяҗ зур», — дип ассортимент белән таныштыра Эмир әфәнде.
«Болгар» кибете Корбан гаете көнне ачылды, шундук мәчеткә корбан чалуда, итен мохтаҗларга таратуда ярдәм күрсәтә башлады. Изге бәйрәм көнендә кибет каршында зур казаннарда пылау пешереп, чәй кайнатып, бәйрәм намазына килүчеләрне һәм мохтаҗларны да сыйлаганнар, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз