Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның Келәүле мәчетенә хәйрия ярдәме җыялар
«Биредә татарлар бик аз булса да, динебезне күәтләп мәчетебез эшләп тора. Бик зур көч куеп, шундый матур итеп корылган Аллаһы йортының ишек-капкалары ябылмасын өчен аңа даими рәвештә ярдәм итеп торырга кирәк», — дип яза Сәмига Әсәдуллина.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). «Самара татарлары» сайтында Келәүле станциясендә яшәүче Сәмига Әсәдуллина мәчетне тоту өчен сәдака тапшырырга чакырып язган.
Кләүле станциясендә яшәүче милләттәшләремә — дин кардәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә. Биредә татарлар бик аз булса да, динебезне күәтләп мәчетебез эшләп тора. Бик зур көч куеп, шундый матур итеп корылган Аллаһы йортының ишек-капкалары ябылмасын өчен аңа даими рәвештә ярдәм итеп торырга кирәк. Ул моңа мохтаҗ.
Барыбыз да исән-сау булыйк дип… Эшләребез, кылган гамәлләребез, изгелекләребез хәерле булсын дип… Әрвахларыбызның рухы шат булсын дип, сәдакаларыбызны шушы матур Аллаһы йортын тотуга тапшырыйк әле без…
Гыйбадәт йортыбыз станциядә яшәүче барлык мөселман-татарларыбызның күңелләренә иман байлыгы биреп торсын иде. Бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, җирле татарларым.
Барыгызга да күңел байлыгы, исәнлек, шатлык-бәхетләр теләп калам. Кләүлебез өстендә моңлы азан тавышлары мәңге яңгырасын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз