news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Камышлы татар халык театры Ркаил Зәйдулла әсәрен сәхнәгә куя

Тамашачыларга "Татарча өйләнү" спектакле тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Самара өлкәсе Камышлы районының татар халык театры «Татарча өйләнү» спектаклен сәхнәләштергән. Комедияне 19 апрельдә Әнвәр Давыдов исемендәге Камышлы район мәдәният йортында карарга мөмкин булачак. Бу хакта "Самара татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
 
«Татарча өйләнү» - Ркаил Зәйдулла тарафыннан иҗат ителгән ике пәрдәлек комедия. Аны беренчеләрдән булып Оренбург Татар драма театры сәхнәгә куйды. Бу әсәр «Яңа татар пьесасы – 2008» ярышында өченче урынны алды. Ул Рауль Мирхәйдәровның «Игълан аша танышу» хикәясенә нигезләнеп язылган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100