news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның IV өлкә авыл Сабан туе Камышлы районында узачак

Быел Самараның дистәдән артык торак пунктында Сабан туйлары уздыру планлаштырыла.

Самараның IV өлкә авыл Сабан туе Камышлы районында узачак
Рамиль Гали
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Самараның IV өлкә авыл Сабан туе быел 14 июль көнне Камышлы районында узачак. Бу хакта "Самара татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
Самара өлкәсендә Сабан туйлары 16 июньдә авылларда башлана. Быел 30 нчы тапкыр Самарада үткәрелә торган өлкәкүләм бәйрәм 30 июньгә билгеләнгән. 
 
Гомумән алганда, Самараның дистәдән артык торак пунктында Сабан туйлары уздыру планлаштырыла. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot