news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Самараның Иске Фәйзулла авылында Гакыйль Сәгыйровны искә алачаклар
Ул уңышсыз операциядән соң хәрәкәтсез кала һәм тешенә карандаш кыстырып иҗат итәргә өйрәнә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). 28 июль көнне Самара өлкәсенең Иске Фәйзулла авылында танылган язучы Гакыйль Сәгыйровны искә алу кичәсе була. Чара шагыйрь һәм рәссамның арабыздан киткәнгә 10 ел тулуга багышлана. Бу хакта "Самара татарлары" сайты хәбәр итә.
Каты авыруы аның бетмәс-төкәнмәс ныклыгын һәм көчле рухын, талантын җиңә алмаган. Уңышсыз операциядән соң, унбиш яшьлек егетнең куллары һәм аяклары хәрәкәтсез кала. Гакыйль Сәгыйров (1938-2009) тешенә карандаш кыстырып иҗат итәргә өйрәнә.
Кичәдә язучылар, журналистлар, җирле министрлык вәкилләре, татар теленә битараф булмаганнар, шагыйрьнең иҗатын үз итүчеләр һәм авылдашлары катнашуы көтелә.
Программада Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗаты хакында сөйләү, аның китапларыннан төзелгән күргәзмә белән таныштыру, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкару каралган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot