Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе үткәреләчәк
Быелгы Сабан туе Самара өлкәсенең 170 еллыгына, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышлана.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 12 июньдә Самараның Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе үткәреләчәк. Чараның төп оештыручысы — региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы.
Заман чиреннән саклану нияте белән, өлкәнең авыл һәм шәһәрләрендә планлаштырылган сабантуйлар быел да үткәрелмәячәк. Ә менә өлкә Сабан туе, саклану чаралары төгәл үтәлгән очракта, үткәрелер дип көтелә. Оешманың президенты Фәхретдин Канюкаев бәйрәмгә килүчеләргә тарату өчен зур гына тартма белән битлекләр китереп куярга вәгъдә итә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
25 майда Гагарин паркында үткәрелгән киңәшмәдә Сабан туена әзерлек барышы тикшерелде.
Быелгы Сабан туе Самара өлкәсенең 170 еллыгына, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышлана. Шул уңайдан бәйрәмнең кереш өлеше татар халкы тарихы белән үрелеп барачак, дип хәбәр итә бәйрәмгә сценарий язучылар Вәсимә Фәрдиева һәм Әлфия Сөләйманова.
Бу күләмле тамашада илледән артык кеше катнашачак. Бәйрәмдә «Яктылык» мәктәбе укучылары аерым программа белән чыгыш ясаячак, шулай ук «Дуслык» җәмгыяте оештырган Шигърият конкурсы җиңүчеләре чыгышлары да көтелә.
Бәйрәмдә Самара өлкәсенең «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле, «Идел» татар эстрадасы ансамбле, Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык ансамбле чыгышлары көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз