news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Чулпан бистәсе 90 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә

Бистәдә туып-үскән татарлар май аенда Сабан туе оештырачак.

(Казан, 17 апрель,"Татар-информ"). Самара өлкәсе Камышлы районының Чулпан бистәсе оешуга быел 90 ел тула. Шул уңайдан, бистә халкы Сабан туе оештыра, дип хәбәр итә "Самар татарлары" сайты. 
 
Бәйрәм 12 май көненә билгеләнгән. Сабан туен чулпанлылар "Миначтин тавы"нда уздырачак. 
 
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Чулпан авылы Камышлы районының Ярмәк җирлегенә керә. Ул  Тиләгәзе елгасы буенда. 107 йортта 264 кеше яши. Бу авылның тарихын зур дип атап булмый, ул 1928 елда барлыкка килгән, 1929 елда биредә мәктәп ачылган. Бөек Ватан сугышы елларында бу авылның 33 ир-егете яу кырында  һәлак булган.
 
Авыл уртасында мәчет  урнашкан. Авырулар өчен фельдшер-акушер пункты бар, картларга дүрт социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә, кибет, китапханә, мәдәният йорты да тулы көчкә эшли. Ә почта бүлеге юк. Авыл юлларына таш түшәлгән, су проблемасы хәл ителгән, өйләргә газ кергән, интернет челтәре эшли. 
 
Колхоз таркалып, авылда эш калмагач, яшьләр читкә китә башлаган. 1978 елда төзелеп, 1989 елда тугызъеллыкка әверелгән мәктәп янә башлангычка әйләндерелгән һәм хәзер Иске Ярмәк урта мәктәбе филиалы булып санала. Балалар саны дүрттән артмый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100