news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире: Газетабыз ябылырга мөмкин

Газетаның баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева Татарстаннан ярдәм сорады.

Самараның «Бердәмлек» газетасы баш мөхәррире: Газетабыз ябылырга мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Самараның «Бердәмлек» газетасы ябылырга мөмкин.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган түгәрәк өстәл барышында газетаның баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Безнең төп укучыларыбыз— әбиләр, ә алар инде олы яшьтә. Яшьләр татар телен белми һәм газетага язылмый. Тираж кими, акча юк. Газета ябылырга мөмкин. Ике мең әби газетаны көтеп утыра, ә без аларга газета чыгара алмыйбыз. Минем киләсе айга типография өчен түләргә акча юк диярлек. Газетаны саклап каласы килә. Татарстаннан ярдәм сорыйбыз» — диде ул.

Редакция федераль грант алып, мәктәп укучылары өчен яшь журналистлар клубын ачарга теләгәннәр. Заявка буенча укучылар ел дәвамында белем алыр дип уйланылган.Әмма Мәскәүдән ул эшне бер ай эчендә эшләргә кирәк дигән җавап килгән.

«Әлбәттә бер ай эчендә баланы өйрәтеп булмый. Бәлки, Татарстан шундый газеталарга грант бирә алыр?» — ди баш мөхәррир.

Татмедиа агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хат формасында мөрәҗәгать әзерләүне сорады. «Самарада татарлар да күп, ярдәм күрсәтү юлларын уйлап карарбыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100