news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның Байтуган авылында Алия Арсланованың китабы тәкъдим ителде

Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы вакытсыз вафат булды.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музей-йортында вакытсыз вафат булган «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы Алия Арсланованың «Әмин маҗаралары һәм башкалар» китабын тәкъдим иттеләр.

«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, китап балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы. Китап гаилә белән уку, фикер алышу өчен дә файдалы. Презентациядә аның берничә хикәясен укыдылар.

Алия Арсланованы Байтуган авылында яхшы беләләр. Ул берничә тапкыр Сәләй Вәгыйзовның музей-йортында, 2020 елда «Бердәмлек» газетасы редакциясе белән бергә газетаның укучылар белән очрашуда булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot