Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самараның Алабин музеенда татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла
«Татарларда кунакта» күргәзмәсендә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгыннан экспонатлар тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 30 июльдә П.В. Алабин исемендәге Самара өлкәсе тарих-туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Күргәзмәдә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгыннан экспонатлар тәкъдим ителәчәк, диелгән «Самара татарлары» сайтында.
Күргәзмә татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре, күп гасырлык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләячәк. Экспозициягә XIX гасыр азагы — XX гасыр башы этнографик материалы кертелгән: шәһәр хатын-кызлар татар костюмнары комплекслары, авылдагы көнкүреш киемнәре, көнкүреш әйберләре, кием-салым элементлары, хезмәт кораллары, савыт-саба, җиһаз, музыка инструментлары һәм башкалар. Шулай ук ювелир бизәнү әйберләре: муенса, алка, беләзекләр тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз