Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарадан Хөсәен Гыйльманов: Олыгайган саен телең, мәдәниятең турында ныграк уйланасың
Самарада чыгучы «Бөрдәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Кондырчада ял иттек» дигән язмасы чыккан.
«Җәй һәрберебез өчен ниндидер бер тылсымлы вакыт сыман. Без бу чорны аеруча дулкынлану һәм зур планнар белән көтеп алабыз. Билгеле булганча, алар күбесенчә рәхәтләнеп ял итүгә, сәламәтлекне ныгытуга, дуслар-туганнар белән күңелле вакыт уздыруга юнәлтеләләр.
Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте әгъзалары да, җәйнең матур көннәре милләттәшләребез өчен файдалы да, күңелле дә үтсен өчен, төрле чаралар уздыралар.Шулай, 26 - 27 июльдә оешма Кондырча елгасы буйлап байдаркаларда йөзү оештырган. Анда 5 яшьтән алып 65 яшькәчә 30лап кеше катнашкан.
«Гомерем буе мин актив ял итү, туризм белән шөгыльләнәм. Велосипедта йөрергә, сноубордта шуарга, байдаркаларда йөзәргә яратам. Җае чыккан саен, «Таш джунгли»дан чыгып, вакытны табигать кочагында уздырырга тырышам. Быел шулай байдаркада йөзеп алырга планлаштырганда, башка татарларны да актив ял итәргә күнектерергә дигән уй килде башыма. Әлеге чара, актив ял итүдән тыш, татарларны берләштерү, формаль булмаган шартларда бер-берсе белән якынрак таныштырыру, рәхәтләнеп туган телдә сөйләшү, бергәләп гармунга кушылып татарча җырлар җырлау һәм, әлбәттә, үсеп килүче буынны моңа җәлеп итү мөмкинлеге дә бирәчәк бит», - дип сөйли автономия әгъзасы Хөсәен Гыйльманов.
Ул олыгайган саен телең, мәдәниятең турында ныграк уйланасың, үз тамырларыңа тартыла башлыйсың, ди.
«Бүгенге көннең чынбарлыгын күреп, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап калуның бик мөһим булуын аңлыйсың. Ләкин татар халкы бу бурыч тирәсендә берләшсә генә, әлеге миссияне башкару мөмкин, минемчә. Мондый катлаулы мәсьәләләрне бары тик бергәләп, бердәм булып кына хәл итеп булачак. Шуңа күрә без, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте активистлары, төрле чаралар, шул исәптән спорт һәм актив ял аша, җирле милләттәшләребезне берләштерү һәм бөтен тырышлыгыбызны милли мирасыбызны саклауга юнәлтү өстендә эшлибез», – ди ул.
Сәяхәтчеләрнең маршруты 26 июльдә Заглядовка бистәсендә башланып киткән һәм беренче көне Кондурчинский бистәсеннән ерак түгел тәмамланган. Катнашучылар анда саф һавада, учакта пешкән хуш исле кичке ашны ашап, тамак ялгап алганнан соң, Фәнил абый Зыятдинов гармунына кушылып, рәхәтләнеп җырлашып, күңел ачып ял иткәннәр.
Икенче көнне иртән сәфәргә кузгалганнар. Милләттәшләребез утырган байдаркалар кичен Красный Яр бистәсендә финиш ноктасында тукталган. Бераз талчыккан, әмма искиткеч яхшы кәефтә булган туристларны оештыручылар Самарага уңайлы микроавтобусларга утыртып алып кайтканнар. Чарада катнашкан канәгать милләттәшләребез аларга чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр һәм мондый очрашулар дәвамлы булыр, дип өметләнеп калалар».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз