Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Самарадан Рузил Бурангулов: Милли басмаларны саклау мөһим, аларның кабат басылачагы икеле
Самарада татар халкының бай китап мирасын һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән проект барлыкка килгән. Макулатурага тапшырылган китапларга икенче тормыш бүләк итүче эшмәкәр Рузил Бурангулов татар китапларын сакларга кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Безнең идея нәкъ менә бездә булган китапларны саклап калу һәм алар өчен яңа хуҗалар табудан гыйбарәт. Гомумән, бу чорда без бик күп татар һәм башкорт китапларын, башка кече халыклар телендәге китапларны саклап кала алдык, алар эшкәртелергә һәм бәдрәф кәгазе булырга мөмкин иде. Милли басмаларны саклау бик мөһим, аларның кайчан да булса яңадан басылачагы икеле. Чөнки шул ук совет авторлары, яхшы укыла торган формат һәм битләр, күп кенә яхшы тәрҗемә әсәрләре үткәндә калды.
Без яшьләр арасында да, укуны популярлаштыру өчен, китапларның элеккеге басмаларын сакларга тырышабыз. Китаплар алырга безгә бик күп балалар килә, аларның кайберләре хәтта үз өй китапханәләрен дә булдыра. Бу идея барлык шәһәрләргә таралырга тиеш, чөнки күп санлы тарихи чыганаклар һәм кыйммәтле басмалар көн саен уйланмыйча эшкәртүгә җибәрелә һәм бәдрәф кәгазенә әйләнә. Башка шәһәрләрдәге чүплекләрдә күпме тарихи чыганаклар һәм яхшы китаплар булуын күз алдына китерү дә куркыныч», – ди ул.
Рузил Бурангулов белән тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз