news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самарадан Казанга туристлар поезды йөри башлый

Кунаклар өчен ике программа әзерләнгән

 (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Самарадан Казанга туристлар поезды йөри башлый. Сәяхәтчеләр Самарага 28 сентябрьдә иртән кайтачак. Кунаклар өчен сайлап алу мөмкинлеге белән ике программа әзерләнгән.

Сәяхәтчеләр Казанда Крестовоздвижение чиркәвендә, Петр һәм Павел соборында, Сөембикә манарасында, Кол Шәриф мәчетендә, Раифада Богородица ирләр монастеренда, губернаторлар сараенда һәм башка истәлекле урыннарда булачак. Турислар юлламасы пакетына ике якка юл бәясе, шәһәр кафесында туклану, Казанда экскурсия хезмәте кертелгән.

Октябрьдә Самара – Пенза, Ростов-на-Дону – Назрань, Ярославль – Санкт-Петербург, ноябрь бәйрәмнәрендә – Самара – Минск – Брест маршрутлары буенча туристлар сәфәрләре планлаштырылган.

“Туристлар арасында Самара - Казан юнәлеше популяр, киләсе елда Казан - Мәскәү маршрутын да ачарга ниятлибез”, - дип планнары белән уртаклашты “Россия тимер юллары Тур” ҖЧҖ матбугат секретаре Диана Лаврикова.

Бу “Россия тимер юллары Тур” ҖЧҖ өчен беренче генә проект түгел: элек компания Мәскәү – Түбән Новгород, Чиләбе – Кунгур – Пермь, Самара – Санкт-Петербург, Самара – Казан, Самара – Пенза, Самара – Түбән Новгород маршрутлары буенча сәфәрләр оештырылган иде, дип хәбәр итә “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100